Карларсыз-бурансыз декабрь…

Карларсыз-бурансыз декабрь.
Җегәре калмады кышларның…
Мин сиңа ышанам. Кышларга
Мин инде күптәннән ышанмыйм…

Ышанмыйм болганчык дөньяга.
Аермыйм дусларны дошманнан.
Мин күптән сүзләргә ышанмыйм!
Ə синең хисләргә…
Ə синең хисләргә ышанам!

Бу бәхет. Мәхәббәт киңлеге
Туп-тулы бер гомер. Һәм шуңа
Беркатлы җанымны яраткан
Ходайга ышанам. Һәм сиңа!

Мин сиңа -җылыга елышам.
Тын алам дөньядан. Кыймшанмый.
Мин сиңа ышанам. Үземә…
Мин инде күптәннән ышанмыйм…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт